22 июнь илебез өчен зур кайгы-сугыш китергән көн. Илебез халкы Бөек Ватан сугышында бик күп ул-кызларын югалтты. Шул уңайдан "Хәтер көне" билгеләп үтелде. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск янында митинг үтте, чәчәк бәйләмнәре куелды.