Бөек Ватан сугышы башлануга 75-ел тулу уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Үткәннәрне уйлап гыйбрәтләник, хәтерләрне барлыйк яңадан» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Балалар яу кырында ятып калган һәм туган илгә исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз турындагы истәлекләрне кызыксынып тыңладылар, китап, альбомнар белән таныштылар, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Әлеге чараның төп максаты- балаларда якташларыбызга хөрмәт, Җиңү көненең нинди кыенлыклар аша яулап алынуы турында мәгълүмат җиткерү.