Татарстан районнары, шул исәптән безнең район да әлеге сугышта үз өлешен кертә. Районыбыздан чыккан Геройлар, батырлар исемлеге моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслый. Ачы мәдәният йортында 22 июнь көнне батыр каһарманнарыбызны искә алып, алар рухына багышланган митинг оештырылды, аларнын якты истәлекләре бер минутлык тынлык белән искә алдылар.