20 көн дәвамында Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” лагеренә йөрүче балалар зур концертка- авылдашлар алдында чыгыш ясарга әзерләнделәр. Алар яңадан- яңа җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнделәр, костюмнар әзерләделәр. Һәм нихаять бу көн килеп тә җитте. Тамашаны караррга бик күп авыл халкы җыелган иде. Алар һәр артистны көчле алкышлар белән каршы алып , озатып калдылар. Авылдашларга концерт бик ошады.