23 июнь көнне Казан шәһәренең “Мирас” футбол-спорт клубында 2000 нче елгы кызлар арасында футбол буенча җыен уздырыла.

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең футбол түгәрәгенә йөрүче Әдилә Гайнетдинова да (тренеры – А.Р. Хәбиров) әлеге җыенда катнаша. Әдилә Теләче районы җыелма командасы составында ТР укучылары арасында X җәйге Спартакиадада футбол буенча 1 нче урын яулаган иде. Җыенның максаты – футбол буенча республика кызлар җыелма командасына уенчылар туплау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International