Балалар язучылары көне.

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

     4 июль көнне безнең балалар бакчасында  “Балалар язучылары  көне” билгеләп үтелде. Әлеге көнне барлык төркемнәрдә дә  язучылар һәм аларның әсәрләре буенча  әңгәмәләр узды. Язучыларның  портретларын һәм аларның әсәрләренә рәсемнәр карадылар.  Балалар  өйрәнгән шигырьләрен яттан сөйләделәр. Аннары мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары  ике төркемгә бүленеп, татар һәм рус язучыларының  әсәрләренә багышланган викторинада катнаштылар. Викторина барышында  балалар сорауларга җавап бирделәр, төрле дидактик һәм хәрәкәтле уеннар уйнадылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International