Айдар авылы китапханәсе каршында да Тәмте авылына күчмә китапханә эшләп килә. Бүгенге көндә күчмә китапханәдә 10 китап укучы теркәлгән. Чираттагы баруда китап укучы итеп 88 яшьлек укучы теркәлде. Евдокия Михайлова, өлкән яшьтә булуына карамастан, китаплар укырга бик ярата.