Петровский авылында «Питрау» бәйрәме булып узды.

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 12 июлендә Үзәк авыл җирлегенә караучы Петровский авылында «Питрау» бәйрәме булып узды.

Борынгы керәшен татарларының бәйрәме кичке сәгать 6 да башланып таңга кадәр барды. Биредә күптән күрешмәгән дус-ишләр, танышлар, авылдашлар белән күрешеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Төрле бәйгеләр, уеннар оештырылды,халык  бик теләп катнашты. Таңга кадәр көрәш карап, бил алышучылар өчен янып-көеп утырдылар. Яшьләр өчен  бик куңелле дискотека оештырылды. Бәйрәм бик матур һәм күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International