12 июль көнне район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова Г.Р. җитәкчелегендә 22 укучы һәм 2 укытучыдан торган Телэче районы делегациясее бишенче бөтендөнья яшьләр “Сәләт” форумында катнаштылар. Форумда катнашучыларга СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ 2016» дип язылган кепка, футболка, блокнот, ручка бүләк иттеләр.
Һәр форумда катнашучы районга айдәманнар билгеләнгән иде. Алар форумда катнашучыларны “Сәләт” лагерының оешуы һәм урнашкан урынының тарихы, лагерьга балалар ничек сайланулары, үткәрелә торган чаралар белән таныштырдылар.
Экускурсия тәмамлангач, районнар арасында интеллектуаль ярыш үткәрделәр. Җиңүче командаларга бүләк итеп торт тапшырдылар.
Төшке аштан соң уучылар белән билгеләнгән шатерларда мастер-класслар үткәрделәр.