15 июль көнне Баландыш авыл җирлегендэ балалар сабантуе үткәрелде. Сабантуйны бертуган Мухаметшиннар оештырды. Сабантуйга район һәм авыллардан бик күп кунаклар килде. Балалар төрле спорт уеннарында , нәфис сүз, җыр, бию конкурсларында актив катнаштылар.