1нче июльдән 13нче июльгә кадәр Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә ял һәм хезмәт лагере эшләде. Соңгы көнне балалар спорт ярышларында актив катнаштылар: футбол, волейбол, баскетбол уйнадылар. Шулай ук лагерьда Сабантуй булды. Барлык балалар күңел ачу программасы белән канәгать калдылар.