Кояш илендә.

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

 Кояш илендә. 
14 июль көнне 1нче балалар бакчасында икенче нәниләр төркемендә һәм уртанчылар төркемендә тәрбияче Дәүләтшина Раилә Наилевна "Кояш илендә" дигән темага мавыктыргыч әңгәмә алып барды. Әңгәмә барышында сәламәтлек өчен кояшның файдасы һәм зыяны турында сөйләнелде. Балаларда кояш турында күзаллауларын киңәйтте, аның иң төп функцияләре-яктырту һәм кыздыру турында сөйләшенде.  
Кояшның табигатькә һәрвакытта да файда китермәве турында - кояш астында озак торган вакытта тән тиресе пешергэ, башка эссе кагуы, урманнарда янгын чыгу куркынычы булуын, кырларда, болыннарда чирәмнәр коруы турында сөйләшенде. Балалар кызыксынып, игьтибар белән тыңладылар, сорауларга жаваплар бирделәр.Тәрбияче апалары белән берлектә балалар саф һавада кояшны күзәтте. Чара ахырында асфальтта акбурлар белән кояш  рәсеме ясалды. Дидактик һәм хәрәкәтле уеннардан: "Кояшны яса", "Кояш һәм яңгыр", "Көн һәм төн" уйналды. Балаларга "Кояш илендә"бик тә ошады. Әңгәмә ахырында рәсемнәргә анализ ясалды. Балалар бик кәнагать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International