2016 елның 23 июлендә Максабаш авылы күлендә «Балыкчылар көне» уздырылды.

2016 елның 26 июле, сишәмбе

2016 елның 23 июлендә Максабаш авылы күлендә «Балыкчылар көне» уздырылды. Барлыгы 68 балыкчы катнашкан әлеге чарада түбәндәге номинацияләр буенча җинүчеләр билгеләнде:

- «Иң яшь балыкчы» - Мараков Ильяс (2014 елгы, Теләче)

- «Иң вак балык тотучы» - Сәлмәнов Булат (2004 елгы, Теләче, 3 граммлы балык)

- «Иң күп балык тотучы» - Тимербаев Илнур (1999 елгы,Теләче,  3,090 кг.)

- «Иң беренче балык тотучы» - Закиров Камил (2008 елгы, Максабаш)

- «Иң тәҗрибәле балык тотучы» - Әминов Тимерша (1938 елгы, Иске Җөри)

- «Иң эре балык тотучы» - Абдуллин Илнар (1973 елгы, Теләче)

   Номинацияләрдә җиңүче балыкчыларны Теләче муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шәйдуллин Альфред Рәшит улы котлады. Чара тәмамлану белән барлык катнашучылар да ухадан авыз итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International