Буген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы нәниләре агачлыкка экскурсиягә бардылар. Анда агачлар , бөжәкләр, кошлар турында белемнәрен ныгыттылар. Урманда үсүчеҗиләкләрне искә төшерделәр, урман шавын тыңладылар,төрле күңелле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Тәрбиячеләр балаларга табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләделәр, тирә-яктагы матурлык белән хозурландылар. Балаларга экскурсиядә бик ошады, алар табигать кочагыннан үзләренә көч һәм энергия туплап кайттылар.