Җәй айлары дару үләннәре җыярга иң кулай вакыт. Дару үләннәре җыю эше безнең районда ел саен оештырыла. Олы Мишә урта мәктәбе укучылары, укытучылары да бу эштә актив катнаштылар. Дару үләннәренең шифасы күбрәк булсын дип, без аларны экологик яктан чиста булган урыннардан җыйдык. Күләгә урында киптереп, тартмаларга тутырып тапшырдык. Гүзәл туган ягыбыз урманнарында үскән үсемлекләр, җиләкләр төрле авыруларга шифа-сихәт бирерләр дип теләп калабыз.