25 июльдән 28 июльгә кадәр аралыкта составында мәгариф бүлеге һәм күзәтү эшчәнлеге вәкилләре булган комиссия мәктәпләрне һәм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрен тикшерде һәм аларның яңа уку елына әзерлеген ачыклады. 28 июль көнне шуный комиссия Теләченең беренче номерлы ясле-бакчасында булды. Комиссия куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен, бакча, тәҗрибә участогының , чәчәклекнең торышын, группаларның бизәлешен тикшерде.