Яңа уку елы алдыннан балалар бакчалары да яңадан киенә. Быел да бакча хезмәткәрләре аларны яңа уку елына әзерләүгә зур көч куйдылар.
Бүген 28 июль көннеТеләче муниципаль районы Башкарма комитеты карары нигезендә төзелгән комиссия мәктәпләрнең-балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү эшен дәвам итеп Теләченең 3нче балалар бакчасында булды. Комиссия балалар бакчасында куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен, бакча , тәҗрибә участогының , чәчәклекнең торышын тикшерде.