«Комбайн» операциясе кысаларында, агымдагы елнын 26 июль көнне Шәтке авыл жирлеге биләмәсендә, ашлык жыю техникасын куркынычсыз эксплуатацияләвен тәэмин итү максатыннан, профилактик рейд узды. Әлеге чара вакытында техникаларнын теркэү документлары хәм дәүләт техник карау үткәрү таныклыгы, алар белэн идарэ итучелэрнен тракторчы-машинист таныклыгы булувы тикшерелде. Моннан тыш, комбайннарнын комплектлаштырылывына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренен үтәлүвенә, яктырту приборлары хәм башка агрегатларның төзеклегенә аеруча зур игътибар бирелде.
Нәтиҗәдә теркәлмәгән килеш эшләүче ике комбайн тоткарланды. Алар белән идарә итүчеләргә РФ административ хокук бозулар Кодексының 9.3 матдәсе нигезендә, административ беркетмәләр төзелде.