Игьтибар «Комбайн» операциясе.

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар хәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә агымдагы елнын 25 июльдән 19 август вакыт аралыгында «Комбайн» операциясе игълан ителде. Ул үз эченә районара тикшерүләрне  ала. Бездә  районара тикшерүләр Теләче хәм Саба районнары арасында үтәчәк.

Операция барышында ике район белгечләре берләшеп кырларда эшләүче урып-жыю комбайннарына тикшерүләр уткәрәчәк. Әлеге вакытта комбайнның теркәү документлары, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренен үтәлүве, яктырту хәм сигнал приборларынын төзеклеге тикшереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International