Җәй җитүгә, кемнәрдер ял итәргә чит илләргә китсә , безнең өчен «курорт» уч төбендә генә. «Авыл курорты»ның шул ягы отышлы: эш эшләгәндә файда да килә, рәхәтләнеп ял да итәсең. Мәсәлән, җиләк җыюны гына алыйк. Җиләк җыяр өчен әллә кайларга да барасы юк, безнең Олы Мишә урта мәктәбе бакчасында да “җиләкле җәй”. Быел мәктәп яны тәҗрибә участогында кура җиләге, алма уңышы мулдан. Бакчабызның матурлыгына хозурланып, уңышларыбызга сөенеп ,табигать биргән хәзинәгә сокланып рәхәтләнеп эшлибез.