27 нче июль көнне Теләче урта мәктәбенең “ Патриот”хезмәт һәм ял лагерендә ял итүчеләр Яңа Кырлай авылында сәфәрдә булып кайттылар. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай музеенда булдылар, Кушлавуч авылында Тукаевлар гайләсе музеен да карадылар. Габдулла Тукай турында тирәнтен өйрәнүгә багышланган бу сәфәр барысына бик ошады.