Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана. Шәхес тәрбиялибез икән, һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш. Безнең 3нче балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:
-балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;
-халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;
-әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;
-туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;
-төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;
-милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;
-халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.