Ярышта барлыгы 13 команда катнашты. Теләче районы данын ике команда: 2003-2004 елгы һәм 2005-2006 елгы яшүсмерләр командалары яклады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: үз төркемнәрендә Әтнә командасына гына җиңелеп, 2003-2004 елгы яшүсмерләребез 2 нче урын алды, 2005-2006 елгы малайлар исә 1 нче урын отып, август ахырында узачак финал уеннарында катнашу хокукына ия булдылар.