Сак бул, бала!

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының элементар нормаларын балага кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Нәкъ менә мәктәпкәчә нәниләр аралаша башлый, уен, уку, хезмәт һәм спорт эшчәнлегендә катнаша. Эшчәнлекнең һәрбер күрсәтелгән төре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү өчен кулланыла . Шушы темага кагылышлы балалар әдәбиятеннан башлау бик урынлы, аннан янгын куркынычсызлыгы элементларын балалар уенына кертү бакчабызның төп бурычлары булып тора.Соңгы араларда балалар арасында янгыннарны кисәтү буенча системалы эш алып баруда кискен ихтыяҗ туды. Тәрбияченең бурычы балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып куркынычсызлык таләпләре белән таныштыру, кирәкле белемнәр белән коралландыру. Балалар белән эшләгәндә төрле укыту чараларын (рәсемнәр, альбомнар, фотографияләр, кинофильмнар һ.б.) максималь рәвештә кулланыла.Мәсәлән, бүген тәрбияче Ибрагимова А.Р.беренче кеченәләр төркемендә"Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре"буенча әңгәмә уздырды. Сөйләшү барышында янгынның никадәр куркыныч булуы hәм ут белән бик сак булырга кирәклеге турында аңлатылды .С.Маршакның "Песи өе" әкиятен укыды. Балалар кызыксынып тыңладылар,бик теләп сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International