2016 ел урагында катнашучы комбайнерларны бүләкләу районда дәвам итә.

2016 елның 9 августы, сишәмбе

2016 елның 8 августы көнне Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов имзалаган 2016 ел уңышын җыеп алуда катнашкан механизаторлар арасында 3 конлек аралыгында беренчелеккә чыккан комбайнерларны буләкләү буенча 5 нче номерлы Протокол нигезендә алдынгы комбайнерларга акчалата премия бирелэ.

Икмәк суктыруда:

- 1 урын – Гатауллин Ренат Рафагатович – «Алан» хуҗалыгы комбайнеры.

- 2 урын – Музипов Ильхам Мингараевич -  «Алан» хуҗалыгы комбайнеры.

- 3 урын – Мазарченков Владимир Николаевич - «АгроЛак» хуҗалыгы комбайнеры.

Игеннәрне уруда:

- 1 урын- Ситдиков Халик Шафикович - «Теләче Агро»  хуҗалыгы комбайнеры.

-2 урында - Каримуллин Хамит Вакифович – ООО «Игенче» хуҗалыгы комбайнеры  һәм Хабибуллин Мавлетзян Касимович  - «Теләче Агро»  хуҗалыгы комбайнеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International