2016 ел урагында катнашучы комбайнерларны бүләкләу районда дәвам итә.
2016 елның 8 августы көнне Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов имзалаган 2016 ел уңышын җыеп алуда катнашкан механизаторлар арасында 3 конлек аралыгында беренчелеккә чыккан комбайнерларны буләкләү буенча 5 нче номерлы Протокол нигезендә алдынгы комбайнерларга акчалата премия бирелэ.
Икмәк суктыруда:
- 1 урын – Гатауллин Ренат Рафагатович – «Алан» хуҗалыгы комбайнеры.
- 2 урын – Музипов Ильхам Мингараевич - «Алан» хуҗалыгы комбайнеры.
- 3 урын – Мазарченков Владимир Николаевич - «АгроЛак» хуҗалыгы комбайнеры.
Игеннәрне уруда:
- 1 урын- Ситдиков Халик Шафикович - «Теләче Агро» хуҗалыгы комбайнеры.
-2 урында - Каримуллин Хамит Вакифович – ООО «Игенче» хуҗалыгы комбайнеры һәм Хабибуллин Мавлетзян Касимович - «Теләче Агро» хуҗалыгы комбайнеры.
3 көнлек аралыгында иң күп күрсәткечләргә ирешкән «Теләче Агро» хуҗалыгы комбайнеры Ситдиков Халик Вакифовичка Теләче муниципаль район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырыла.