Теләче муниципаль районы территориясендә истәлекле урыннарбик күп.

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Шуларның берсе Комаровка авылында урнашкан чишмә. Бу чишмә бик күп еллар инде Комаровка авылы халкы өчен генә түгел Теләче авылы халкы өчен дә саф , салкын су чыгынагы булып тора.  2016 елны җирле үзидарә һәм авыл халкы ярдәме белән бу чишмәне төзекләндерү эшләре алып барылды.

 Яңартылган чишмәне күрсәтү максаты белән,  зурлар төркеме тәрбиячеләре 9 нчы август конне балалар өчен экскурсия оештырдылар.Экскурсия барышында балалар чишмәнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук тәрбиячеләре аларга табигый сулыкларны сакларга ,аларны пычратмаска кирәклеге турында да яңадан бер кабат искәрттеләр.Балаларның чишмә буена ясаган сәяхәте бик күңелле узды:алар хәрәкәтле уеннар уйнадылар,чишмәнең чиста салкын суы белән сусауларын бастылар. Салкын чишмә суын үзләре белән пластик шешәләргә тутырып алып кайтып, кечкенә дусларын да сыйларга онытмадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International