«Комбайн» операциясе нәтижәләре.
25 июльдән Теләче районы территориясында «Комбайн» операциясе нигезендә, билгеле бер юнәлештә профилактик чаралар уздырыла. Бу чарада районның узйөрешле машиналар хәм техниканын башка төрләре техник торышына кузәтчелек итү идарәсе белән берлектә, районның Авыл хужалыгы хәм азык-төлек идарәсе хәм башка төр кузәтчелек хезмәте белгечләре катнаша. Алар тарафыннан урыннарда комбайннарны кулланучыларнын тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм техник карау узу таныклыклары тикшерелә. Техникада янгын сундеру жайланмалары белэн комплектлаштырылывуна, агрегат, прибор хәм ялганыш урыннарынын төзеклеге тикшерелә.
Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, операция чорында шәхси кулларда булган 3 комбайн регистрациягә куелды. Мона хэтле алар тиешле кагыйдәләрне бозып кулланылганнар.
Болар буенча, ягъни әлеге техникалар белән регистрациясез идарә иткәндә тоткарланучылар, РФ административ хокук бозулар Кодексынын 9.3 матдәсе белән жаваплылыкка тартылдылар.