Шәтке авылы китапханәсендә балаларга экологик тәрбия бирү өстендә төрле чаралар еш үткәрелеп тора, китапханәче Галимуллина К.Х. “Кояшкай” берләшмәсенә йөрүче балалар белән 9 август көнне “Безнең чишмә бал гына” дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Ул балаларга чишмәнең нинди файда китерүен, аларны һәрвакыт чистартып торырга кирәклеген аңлатты.