11 август көнне Теләче балалар китапханәсендә, дөньякүләм танылган британия язучысы, шагыйрь, тарихчы, борынгы әйберләр туплаучы, чыгышы белән шотландияле адвокат - Сэр Вальтер Скоттның тууына 245 ел тулу уңаеннан, “Вальтер Скотт: жизнь и личность” , дигән күргәзмә – диалог оештырылды. Әлеге күргәзмәнең мәгънәсе аның китапларында гына түгел, ә ике яклы әңгәмә коруда иде. Китап укучыларга аралашу кирәк. Биредә һәркем авторның әсәрләре турында үз фикерен әйтә һәм башка китап укучылар белән әңгәмәдә катнаша ала иде.