Без әкият яратабыз!

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Уртанчылар төркеме балалары курчак театрын бик яраталар. Курчаклар белән уйнаганда балаларга таныш һәм аларга ошаган әкиятләрне сайлап алабыз. Мәсәлән “Шалкан”, “Теремкәй”, «Йомры икмәк” һ.б.

Балалар курчак театрын карап кына калмыйлар, ә үзләре дә шул рольләргә кереп уйнарга яраталар. Курчаклар белэн уйнаганда баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Аның хәтере үсә. Курчак театрлары балаларны сихри дөньяга алып керә, аларның иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерә, эстетик һәм эхлакый тәрбия бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International