Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында балалар белән эшчәнлектә һәр төркемдә көн саен төрле темалар яктыртылып барыла. Бүген “Яраткан йорт хайваннары” темасына кызыклы чаралар үткәрелде. 1-нче кечкенәләр төркемендә, тәрбияче Мөхәммәтҗанова М.Е., балалар эшчәнлеген мавыктыргыч итеп оештырды. Балалар йорт хайваннары роленә кереп карадылар: үрдәк тә, кәҗә дә, сыер да булып кыландылар.