18 нче август көнне Теләче урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары « Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында мәктәп сумкалары белән бүләкләнделәр. Булачак укучыларны Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатыйхович, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Ленар Ринатович, ООО «Газпром Трансгаз Казань» оешмасыннан Зиннуров Айрат Канафиевич котладылар. Шулай ук бәйрәмдә имтиханнарда иң яхшы күрсәткечкә ирешкән 11 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар да бүләкләнде.