Теләче районында алдынгы комбайнерларга акчалата премия алу өчен сертификатлар тапшыру дәвам итә.

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

22 августка икмәк сугуда серитификатлар түбәндәге комбайнерларга тапшырылды: Васил Вагизов Теләче Агро хуҗалыгыннан 1 урында, Әмин Касыймов Теләче Агро хуҗалыгыннан 2 урында, Фарит Фаляхов Теләче Агро хуҗалыгыннан 3 урында.

Шулай ук икмәк уруда катнашкан комбайнерларга да серификатлар тапшырылды: Айрат Сабиров белән Рафис Шайхетдинов Алан хуҗалыгыннан 1 урында.

3 көнлек аралыгында иң югары күрсәткечләргә ирешкән Теләче Агро хуҗалыгы комбайнеры Вагизов Васил Маратовичка район Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International