“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында районыбызның барлык 1 нче сыйныф укучыларына мәктәп сумкалары бүләк ителде. Мондый бәхет Олы Мишә урта мәктәбенең булачак укучыларына да елмайды.1 нче сыйныфка укырга килүче 9 бала бүләкне шатланып кабул итттеләр. Балаларның йөзләрендә елмаю, рәхмәт хисләре балкый.