22 нче август көнне Иске Җөри урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли белем һәм төбәкара бәйләнеш буенча методисты Х.М. Җиһангәрәева чыгыш ясады. Хания Миннебаевна районыбызның татар теле укытучыларын үткән уку елы эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды. Кинәшмәдә Олы Нырсы урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Г. Мубинова һәм Иске Җөри урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Г. Сәлимова узләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре белән уртаклаштылар.