31 августа в деревни Караширма открылся новый сельский клуб на 50 мест.

2016 елның 2 сентябре, җомга

       Бугенге кондэ 51 хужалыгы булган Караширмэ авылында190 кеше яши. Телэче тобэгенен тарихы белэн остэн – остэн генэ кызыксынып китсэн дэ, Караширмэ дигэн бик тэ серле – табышмаклы атамага юлыгасын. Татарнын ватаны, Казанны басып алу очен сугыш алып барган Патша гаскэрлэре очен, олы юл янэшэсендэге кечкенэ генэ авыл чын мэгънэсендэ тимер кара ширма булып тора. Уз динен, иманын саклау очен бу тобэк халкына бик купне кичерергэ, зур сынаулар аша узарга туры килсэ дэ, алар уз жирлэренэ берегеп кала, узе белэн санлашырга мэжбур итэ.

    Караширмэдэ туып ускэн, легендар шэхес, Социалистик Хезмэт герое Голбикэ Кэримова кебек жаны вэ тэне белэн эшкэ бирелеп, аттан артык эшли торган шэхеслэр эз тугел бу авылда. Атаклы балта осталары, тегучелэр, чабата уреп, жеп эрлэп, тире эшкэртеп кэсеп итучелэр, ботен тирэ – юньгэ дан тоткан арба - чана ясаучылар, кирпеч сугучылар яшэгэн Караширмэдэ. Инде ул чордан сон купме гомер утте, авыл да кузгэ куренеп ныгыды, матурланды. 1936 елда беренче мэктэп тозелэ, э инде 1947 елда шул бинага сэхнэ ясап аны клуб итеп куллана башлыйлар, шунда концерт – театрлар куялар, бэйрэмнэр уткэрэлэр. 1987 елда  Рэис абый Абдуллиннын шэхси йортында  башлангыч мэктэп ачыла.2003 елдан башлап,  авылдашлары  ярдэме белэн тозелгэн яна мэчеттэ , мэчетне башлап, тозетеп йоруче имам Корбанов Рэшит абый , кон саен азан тавышы белэн авыл халкын соендерэ, мэчеттэ 5 вакыт намаз укылып килэ.   Караширмэ авылыннан чыккан якташлары хэм авылдашлары коче белэн быел тозелгэн яна хэйкэл Боек Ватан сугышында хэлак булган авылдашларынын якты  истэлеге булып тора. 

      Тантанада ТР Дәүләт Советы скиперы Фәрит Мөхәммәтшин, районыбыз башлыгы Илдус Зарипов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International