Әлеге объкетны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов һәм башка җитәкчеләр дә катнашты. Паркны ачу чын бәйрәмгә әйләнде. Музей кырыенда паркка керү капкасы яныннан башлап, су буйлатып җыр-моң агыла, балалар мәйданчыгында сабыйлар мәш килә, спорт мәйданчыгында яшьләр ут уйната, хәтта ЗАГС та парк биләмәсенә күчкән бүген - матур бер пар язылышу күренешен күзәтеп була иде.