10 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә язучы, шагыйрь, журналист Ләбиб Леронның тууына 55 яшь тулу уңаеннан “Ләбиб Лерон – балалар әдәбияты өчен җан атучы шагыйрь, җитди шәхес” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының төрле елларда басылып чыккан, китапханә фондындагы китаплары урын алды. Ләбиб Лерон — Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур (1994), Абдулла Алиш (2000) һәм Фатих Хөсни (2006) исемендәге әдәби премияләр лауреаты.