Балалар, хезмәткәрләр,әти-әниләр белән әңгәмәләр үткәрелде. Тәрбияче әңгәмәдә балаларга үзләренә генә су буйларына якын бармаска, боз өстенә керергә ярамаганлыгын аңлатты. Сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәү өчен мәгълүмат почмагына урнаштырылган материаллар белән таныштырды. Балаларның белемнәре “Без су турында нәрсәләр беләбез!” дип исемләнгән викторинаны эшләгәндә ныгытылды.