Семинарда Теләче мәктәбе укытучылары Пашина Алевтина Петровна, Тимербаев Алмаз Исмәгыйлович ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәрестән соң бу укытучылар үзанализ, ә калган барлык укытучылар ачык дәресләргә анализ ясадылар. Түгәрәк өстәлдә барлык укытучылар актив катнашты, тәҗрибә уртаклаштылар.