12 нче ноябрь көнне район тәрбиячеләре өчен “Балалар бакчасында федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп сүрәтләү эшчәнлеген оештыру ” дигән темага өйрәтү максатыннан семинар булып узды.

2016 елның 11 ноябре, җомга

Семинар Теләченең №3 нче балалар бакчасында үткәрелде. Семинарда Казан педагогия көллияте укытучысы, “Сүрәтләү һәм кору эшчәнлеге” дип аталган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик кулланма авторы Зиннәтова Рушания Мәгъсүм кызы чыгыш ясады. Семинарда шулай ук өстәмә профессиональ белем “Социаль-гуманитар белем үзәге” нең педагогия фәннәре кандидаты, доцент, отдел җитәкчесе Кашапова Мәрзия Фатыйх кызы да бар иде. Ахырдан семинарга район магәриф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем  бирү  буенча методисты  Сәетова  Анна Николай кызы нәтиҗә ясады. Семинар эшлекле һәм файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International