Бу сорау ата-аналарны да, китапханәчеләрне дә бер үк дәрәҗәдә борчый. Иң гади җавап – укуны кызыклы, мавыктыргыч шөгыль итү, иҗатка әверелдерү. Моңа мисал итеп, 18 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе “Гаилә белән китапханәгә” иҗади проекты кысаларында әдәби чара уздырды. Программада: китапханәгә экскурсия. “Гаилә — гомер бишеге” исеме астында күргәзмә куелды.