Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы 19 гыйнварда Алан авылы җирлегендә уздырылды. Җыелышта узган елда эшләнгән эшләр буенча Алан авылы җирлеге Советы җитәкчесе Хазеев Ә.Г., җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Фәсхетдинов Х.Н., Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Гайбадуллин И.Б., Теләче муниципаль районы җитәкчесе Зарипов И.Ф. хисап тоттылар. Хезмәт алдынгыларына, узган елда лаеклы ялга чыккан кешеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.