Олы Мишә урта мәктәбендә һәр пәнҗешәмбе спорт чаралары үтә. Бу атнада укучылар чана,чаңгы шудылар. Физкультура дәресләрендә дә программа буенча чаңгы шуулар башланды. Мәктәптә сыйныфларга җитәрлек чаңгылар бар. Укучыларыбыз физкультура дәресләрен саф һавада уздыралар. Чаңгы шуу- сәламәтлек өчен файдалы спорт төре.