Кыш, кар үзенчәлекләре, кышкы спорт уеннары турында балаларның белемнәрен системалаштыру, тирәнәйтү; балаларда күтәренке кәеф, шатлык хисләре булдыру;күңел ачуларда катнашасы килү теләге уяту; балаларны күңел ачуларга хәзерлек эшләрендә катнаштыру, бергәләп эшләгән эш нәтиҗәләрен күреп сөенү, эшчәнлектә үзара дустанә мөнәсәбәт, бер-берсен тыңлый белү сыйфаты тәрбияләү; балаларның таныш булган вакыйгалар турында тулы җөмләләр белән сөйли белү күнекмәләрен үстерү максатыннан 17-24 гыйнварь көннәрендә "Кышкы күңел ачулар» диеп аталган акция кысаларында бакчабызда балалар белән төрле чаралар оештырылды. Урамда уздырылган уеннар арасында чаңгы шуу, “хоккей”, аркан тарту, чанага бер-берсен утыртып йөрү, кеглялар арасыннан туп тәгәрәтү, кәрҗингә туп ату кебек уеннар бар иде.Балалар кышкы табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр,рәхәтләнеп уйнадылар, һәркөн, көн дәвамына җитәрлек күтәренке кәеф алдылар.