Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендэ ел саен, Матур язу көне уңаеннан, “Иң матур язучы укучы” конкурсы үткәрелә. Конкурста 1-4 сыйныф укучылары арасында иң матур һәм грамоталы язучылар булып Нигъмәтҗанова Ризәлә, Плеханов Ильяс һәм Муликова Динәләр танылды.
Аларга тагын да зур уңышлар телибез.
Калган укучыларга матур язу өстендә тагын да тырышыбрак эшләргә кирәклеге әйтелде.