Ел тәрбиячесе -2017

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 

 Республикабызда киң колач белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем-тәрбия бирүче тәрбиячеләрнең “Ел тәрбиячесе -2017”  һөнәри бәйгеләре бара. Бу бәйгеләрнең әһәмияте шунда: алар тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын үстерәләр, яңалыкка юл күрсәтәләр, нәтиҗәгә ирешү ысуллары, үзенчәлекле эш алымнары белән таныштыралар.

 Районыбызның балалар бакчаларында эшләүчеләр арасында “Ел тәрбиячесе-2016” конкурсының финал өлеше 25 нче гыйнвар көнне Теләче №2 балалар бакчасында үтте. Бәйгедә барлыгы 5 конкурсант катнашты. Конкурста катнашучыларга ике тур сынаулары аша үтәргә туры килде. Беренче турда тәрбиячеләр  үзләре белән “Иҗади презентация” аша таныштырдылар: мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учакларында алып барган эшчәнлекләре, эш тәҗрибәләре турында сөйләделәр. Бу турда җиңү өчен конкурсантларга  оригиналь булудан курыкмыйча,иҗади фикер йөртергә, оста итеп сөйли белүләрен күрсәтергә кирәк иде. Икенче турда  мастер класслар  күрсәтелде. Болар инде тәрбиячедән яңа технологияләрне, федераль  дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен, сабыйларның яшь үзенчәлекләрен, психологияләрен  белүне, аны эшчәнлектә уңышлы күрсәтүне, иң отышлы алымнарны  башкалар белән дә уртаклашуны сорый торган төп сынаулар иде. Бәйгенең барлык сынауларын район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова Г.Р. җитәкчелегендә, 7 кешедән торган мәртәбәле  хөкемдарлар  бәяләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең Теләче 2нче балалар бакчасы педагог-психологы Зиннатова Г.Р. икенче урынга лаек булды. Без аны котлыйбыз һәм зона этабында да уңышлы чыгыш ясавын теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International