Сулыш юлы һәм грипп авыруларыннан ничек сакланырга? Дәвалануга караганда, аны вакытында кисәтү зарур. Бу максаттан ел дәвамында Теләче 2нче балалар бакчасында профилактик чаралар кертү (чыныгу, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физик шөгыльләр үткәрү, иртәнге гимнастика, бүлмәләрне җилләтү) төп бурыч булып тора. Бу чаралар белән берлектә тәрбиячеләр халык медицинасы буенча суган, сарымсакны да кулланалар. Ата-аналар да бу эштә тәрбиячеләргә актив ярдәм күрсәтәләр: төркемнәрдә чыстартып куяр өчен суган ,сарымсак алып киләләр. Балалар да зур кызыксыну белән суганны һәм сарымсакны чистартырга һәм тәлинкәләргә салып чыгарга булышалар.