“Мин табигать баласы”

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

26 январь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында экология елы уңаеннан  “Мин табигать баласы” дип исемләнгән, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бердәмлек илләре рәссамнар берлеге әгъзасы, якташ язучыбыз, журналист, рәссам Дания Гайнетдинова белән очрашу кичәсе уздырылды. Әлеге кичәдә татар теле укытучылары, китапханәчеләр, Теләче урта мәктәбе укучылары һәм аның иҗатын яратучы укучыларыбыз катнашты. Кичә барышында язучының иҗатын яктырткан презентация күрсәтелде, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, мәктәп укучылары әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар, шигырьләрен яттан сөйләп очрашуны баеттылар. Чара барышында Дания Гайнутдинова үзенең  иҗади эшчәнлеге турында сөйләде. Кичәдә катнашкан һәркем очрашудан ләззәт алып, илһам һәм моң дулкынында йөзде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International